Авыл җирлеге башлыгы урынбасарларының киңәшмәсе булды

2017 елның 5 марты, якшәмбе

Элек-электән район ГХАТ бүлеге халык белән тыгыз элемтәдә эшләүче оешмаларның берсе булып тора. Кеше үз гомерендә әлеге бүлек хезмәткәрләренә тормышында үзгәрешләр булган саен мөрәҗәгать итә. Гаилә кору, балалар туу, паспорт алу, үлем яки аерылышу кебек күңелсез вакыйгаларда да ГХАТ бүлегенә барырга туры килә. Алар – мәгълүмат үзәге. Ә авыл җирлекләрендә халык бу мәсьәләләр буенча авыл җирлеге идарәләренә мөрәҗәгать итә. Анда исә бу сорауларга җавапны халыкка җирлек башлыгы урынбасарлары яки элекке еллардагыча итеп әйтсәк, сельсовет секретарьлары бирә. Бу вазыйфаны башкаручы хезмәткәрләрнең эшләре болай да "тавык чүпләп бетермәслек". Төзелеш барамы, берәр чара каралганмы, документлар тутырумы, үзара салым акчасы җыясы бармы... - һәркайсы өчен җавап тоталар алар. "Әйтерсең лә, ул җирлектә алардан башка "җил дә исмидер" кебек.... Җирлектә бара торган һәр вакыйгадан, яңалыктан хәбәрдәр алар. Авылның "аяклы" энциклопедиясе" дигән гыйбарә нәкъ менә алар хакында кебек! 
        Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район хатын-кызларының иҗтимагый Советы рәисе Фирая ханым Хәкимҗанова җитәкчелегендә авыл җирлеге башлыгы урынбасарларының киңәшмәсе булды. Район ГХАТ бүлеге оештырган бу эшлекле сөйләшү, башкаларыннан аермалы буларак, чәй табыны артында үтте. Җаваплы вазыйфа башкаручы гүзәл затлар азга гына булса да, рәсми формада үтә торган киңәшмәләрдән читләшеп, гаилә мөнәсәбәтләре хакында ачыктан-ачык сөйләштеләр. Билгеле инде, авыл җирлекләрендә бүгенге көндә борчыган мәсәләләр, килеп туган проблемалар турында да искәртелде. Киңәшмәне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Л.Нигъмәтҗанова ачып җибәрде.Бераз Законнарда булган яналыклар белән, гражданлык хәле актларын дөрес һәм төгәл итеп теркәлүе турында, үлем очраклары булганда документсыз зиратларга җирләнүләр булмаска тиешлеген аңлатканнан соң, сүзне Фирая ханым Хәкимҗановага бирде. Фирая ханым озак еллар район ГХАТ бүлеге җитәкчесе һәм хатын-кызлар Советы рәисе буларак, хезмәттәшләренә үзенең киңәш-тәкъдимнәрен бирде. Гаилә мөнәнсәбәтләренә кагылышлы сорауларга җавапны эш тәҗрибәсеннән чыгып, мисаллар белән дәлилләп китерде. "Ир белән хатын арасында килеп чыккан катлаулы низаглардан соң, аерылышырга гариза тотып килгән парны килештереп, күп тапкыр җитди сөйләшүләрдән соң, уртак фикергә килеп, гаиләне саклап кала алдык. Билгеле, бу җиңел бирелмәде. Еллар үткәч минем янга ире килеп, рәхмәт белдерде. "Ул вакытта аерылышкан булсак, төзәтә алмаслык нинди зур хата ясаган булыр идек. Балаларыбыз да ятим калган булыр иде", диде. Димәк, тырышлык бушка китмәгән булып чыкты. Гаиләне саклап калуда нигездә, хатын-кызның роле бик зур" , дип белдерде Фирая ханым. Шулай ук хыянәтне кичерә, тормышта бер-береңә юл куя белергә, сабыр булырга һәм балаларны әхлаклы итеп тәрбияләргә кирәклегенә басым ясады. Хатын-кызлар оешмасын гаиләдә балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү, азгын ирләр һәм хатыннарның елдан-ел арта баруы, эчкечелек, буйдак ир-егетләр һәм кияүгә чыкмаган кызлар күбәю, ялгыз гына бала үстерүче аналарның оятсызлыгы, "гражданский брак", катнаш никах, ятим балалар арту кебек проблемалар хакында уртага салып сөйләшенде. Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Гаилә эчендәге барлык вакыйгаларны урамга да чыгып чәчеп булмый. Бала тәрбияләүдә, ир белән хатын яки килен-кайнана арасында килеп чыккан каршылыклы мөнәсәбәтләрдә ярдәмгә авыл җирлеге секретарьлары ярдәмгә килә. Шуңа күрә авыл җирлегендә абруегыз бар. Кайсыбер четерекле вакыйгаларда җитәкченеке үтмәгәндә дә, халыкка җәмәгать вәкиле буларак Сезнең сүзегез үтә. Шуңа да бу вазыйфаны җирлекләрдә хатын-кызлар башкара", дип ассызыклады район хатын-кызлар Советы рәисе. Фирая Хәкимҗанова үз чыгышын "Районның йөзен, авылларыбызның яшәешен, демографик хәлен яхшырту өчен бергәләп тотынынрга кирәк. Без бергә, бердәм булганда гына башкарып чыга алачакбыз. Гаилә дәресләре, аның кыйммәтләрен саклап калу, яшьләрне сабыр, түзем, олыларга ихтирамлы булырга өйрәтү дә бездән тора. Без көчле, без булдырабыз!" дигән күтәренке рухта тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International