2017 елның 4 мартында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә "алтын" юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Хатып һәм Альбина Халимуллиннар 50 ел бергә гомер кичерәләр..
Хатып Талипович Әлмәт районы Гөлбакча авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, армиягә алына, Красноярск һәм Новосибирскның Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә. Армиядә хезмәт иткәннән соң, Хатып Талипович булачак хатыны белән таныша. Бер караш һәм гомерлек мәхәббәт! 1967 елның 14 гыйнварында Әлмәт шәһәре ГХАТ бүлегендә Халимуллиннар никахларын терки.
Хатып Талипович “Ямашское УТТ” оешмасында кырык елдан артык шофер булып эшли. Альбина Галимҗановна гади сатучыдан алып кибет мөдиренә кадәр хезмәт юлын узда. Бәхетле никахта Халимуллиннарның ике кызлары туа: Эльвира һәм Эльмира акыллы, музыкаль, талантлы кызлар булып үсә. Эльмира – композитор, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреты, Татарстан Республикасы үзешчән композиторлар оешмасы әгъзасы. Эльвира һәм Эльмира әти-әниләренә өч онык бүләк иткән.
Ирек балачактан ук лидер. Ул үзенең тормыш иптәше белән хәйрия акциясе оештыра. Алар әти-әнисе булмаган балаларга ярдәм кулы суза.
Дулкынландыргыч Мендельсон маршы астында юбилярлар бер-берсенә алтын балдаклар кигезде. Һәм Хатып Талипович хатынын "алтын" биюгә чакырды.
Юбилярларга бәйрәм кунаклары рәхмәт сүзе белдерде. Алар бер-беренә булган хисләрен, мәхәббәтне, хөрмәтне саклап кала алганнар һәм бүген дә яшь гаиләләргә үрнәк булып торалар.