2017 елның 4 мартында Мамаковларның гаилә бәйрәме-Чуен туйлары булды. Алты ел бергә яшәү вакытында аларның гаиләсе ике тапкыр артты, сөйкемле кызчык һәм бәләкәй малай яшь гаиләне тагын да ныгыттылар.
Чистай районы ЗАГС бүлегендә фотосессия үткәрелде, әлеге парны кайнар котладылар һәм күпбалалы гаилә булуын теләделәр.