Язмышлары күкләрдә шулай язылган булгандыр инде, алар бер-берсенең бәхетенә күрше авылларда туып үсәләр.
Сәетгали Салманнарның Яңасында, Тәнзилә - Искесендә. Гомер дигәнең бик тиз үтеп китә икән ул. Быел Сәетгали ага белән Тәнзилә апа Сәлаховларның уртак тормыш белән яшәп китүләренә инде 50 ел тулган икән бит. Бергәләп үстергән 5 балалары киңәшләшкәннәр дә, әти-әниләренең алтын туйларын зурлап бәйрәм итәргә булганнар. Алар бу вакыйганы туган өйләре белән генә чикләмәгәннәр, район ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итеп, тантанага әйләндергәннәр.
…Халык “алтын”, “бриллиант” дип бәяләгән туйларны болай зурлау гадәте әле туып кына килә. Әмма күңелгә ятышлы, рәхмәт хисе белән сугарылган мондый тантана өлкәннәр күңеленә бик тә хуш килә бугай. Менә Сәетгали абый белән Тәнзилә апаның йөзләрендә дә шатлык катыш горурлык хисләре чагыла иде. ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина аларны матурлап бизәлгән урыннарга утыртты, олылап котлады һәм районның мактаулы гаиләләре китабында кул куюларын үтенде. Аннары яшьлекләрен искә төшереп Тәнзилә апа белән Сәетгали ага бер-берсенең бармакларына алтын балдаклар кигезделәр. Рифат Садыйков бу дулкынландыргыч минутларны “Пар балдаклар” җыры белән тагын да күркәмләндереп җибәрде. Оныклар да әби-бабайларына бүләк әзерләгәннәр –бер ансамбль булып, “Дәү әни-дәү әти янәшәсендә кабат кияү белән кәләш!” дип җырлап күңелләрне күтәрделәр.
Мондый тантаналы бәйрәмнәр әле безнең өчен яңалык булса да, ЗАГС хезмәткәрләре аларны матур итеп, күңелгә ятышлы итеп үткәрә беләләр. Аларга мәдәният йорты үзешчәннәре дә булыша. Билгеле, шулай хөрмәтләүгә Тәнзилә апаның да, Сәетгали абыйның да бик күңеле булды. Олыгайган көннәрдә шундый кадер-хөрмәткә бик тә лаек бит алар.