Сарман райны Мортыштамак авылында тормыш итуче Риф һәм Рәсилә Фәрхетдиновлар гаиләсе үзләренең “Алтын туйларын” билгеләп уттеләр.
Гаилә башлыгы Риф абый барлык хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлый, ул “Үрнәк”колхозында механизатор булыйп эшли. Тормыш иптәше Рәсилә апа да шул ук колхозда мал врачы вазыйфасын башкара. Алар оч кыз тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә оныклары куанычы белән яшиләр.
Юбилейлары уңаеннан аларны котларга авыл жирлеге җитәкчеләре, туганнары, кунаклар җыелды. Аларга парлы юллар, бәхетле еллар, ныклы сәламәтлек, балаларының һәм оныкларының хөрмәтен тоеп яшәүләрен телибез.