“Кечкенәдән үк гаиләдә алган тәрбияне бала гомер буена саклаячак“, – дип саныйлар Владимир һәм Надежда Ермишкиннар. Икенче ел инде аларның яшь гаиләсе “Әти, әин һәм мин – спорт сөюче гаилә“ район ярышларында җиңүче булдылар. Аксубай районы ЗАГС, ЮХИДИ бүлекләре һәм яшьләр эшләре комитеты белән берлектә мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан оештырылган ярышлар яшь гаиләләр арасында аерым популярлык ала башлады.