2017 елның 3 марта Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда юбилярлар парады узды.
2017 нче елның 3 нче мартында Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсендә яшәүче Зарипов Ахмадулла Зариф улы үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. Ахмадулла абыйны тәбрикләргә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р., социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин М.М., Саба Лесхоз директоры Гыйзатуллин В.Н., авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А.Х. килгән иде. Алар Ахмадулла абыйга исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр хәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Пенсия фонды идарәсе белән берлектә, ана капиталы дәүләт сертификатларын тапшыру тантанасы булды. Бу көнне 9 гаилә сертификат алды.
2017 елның 2 март көнне "Хыял" яшьләр үзәгендә "Иң яхшы ир" дип исемләнгән күтәренке рухта конкурс үткәрелде. Әлеге күңел ачу бәйрәменә районыбыз җирлегендә гомер итүче гаиләләр чакырулы иде.
Апач авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Гыйниятуллина Майсрур Хайрулла кызы Россия Федерациясе Президенты һәм район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Чарада Советның аппарат җитәкчесе Н.Л.Шакирова, Бохарай авылы җирлеге башлыгы Р.С.Миңнегулов һәм автоклуб хезмәткәрләре катнашты. Җаваплы хезмәт юлы үткән юбилярга җылы сүзләр һәм матур җырлар яңгырады.
ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан Баулы шәһәре балалар сәнгать мәктәбендә рәсем күргәзмәсе оештырдылар.
Конкурста иллеләп беренче-дүртенче сыйныф укучылары катнашкан. Әгәр иң кечкенә рәссамга җиде яшь булса, иң олысына – уналты.
Тантаналы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Мәҗлескә Крайновлар һәм Лисовлар гайләсе чакырылды. Һәр гайләдә икенче бала булып малайлар туган.
Иң кечкенә бала 840, ә иң зуры – 4840 грамм. Иң яшь анага – 19, иң өлкән анага 41 яшь.
Дәрес интерактив бәхәс формасында барды.
Тәрбикләргэ аларнын балалары, оныкларына һәм оныкчыклары килгэн иде. Безнең юбилярлар яш буын өчен үрнәк булып торалар.