ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан Баулы шәһәре балалар сәнгать мәктәбендә рәсем күргәзмәсе оештырдылар.
Конкурста иллеләп беренче-дүртенче сыйныф укучылары катнашкан. Әгәр иң кечкенә рәссамга җиде яшь булса, иң олысына – уналты. Күргәзмәдә утызлап конкурс лауреатларының эшләре тәкъдим ителгән. Алар арасында акварель һәм каләм белән башкарылган рәсемнәр, кызыл балчыктан ясалган эшләр бар. Нигездә, рәсемнәрендә балалар үз гаиләләрен һәм яшь парларны күрсәткәннәр.
- Балалар ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан оештырылан "Минем гаиләм" конкурсы белән бик кызыксындылар. Башта барысы да безгә берничә эскиз күрсәттеләр, ә соңыннан без аларны сайлап алдык. Һәм менә шундый ямьле, матур эшләр барлыкка килде, - дип сөйли балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рәмзия Әхмәтҗанова.
Ә иң лаеклы авторларга грамоталарны Баулы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова тапшырды. Очрашуда ул балаларга ГХАТ бүлеге нәрсә белән шөгыльләнгәнен сөйләде һәм укучыларны экскурсиягә чакырды.