2017 нче елның 3 нче мартында Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсендә яшәүче Зарипов Ахмадулла Зариф улы үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. Ахмадулла абыйны тәбрикләргә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р., социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин М.М., Саба Лесхоз директоры Гыйзатуллин В.Н., авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А.Х. килгән иде. Алар Ахмадулла абыйга исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр хәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.