"Иң яхшы ир"

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

2017 елның 2 март көнне "Хыял" яшьләр үзәгендә "Иң яхшы ир" дип исемләнгән күтәренке рухта конкурс үткәрелде. Әлеге күңел ачу бәйрәменә районыбыз җирлегендә гомер итүче гаиләләр чакырулы иде. Алар арасында әле яңа гына гаилә корганнар да, дистә еллар, хәтта Гарифуллинар кебек 29 елдан артык парлы тормышта яшәүче, Ханнановлар кебек 4 бала тәрбияләп үстерүче гаиләләр дә да бар иде. Мондый чаралар яшь гаиләләрнең җәгыятьтә тоткан дәрәҗәләрен күтәрү, гаилә институты статусын һәм әһәмиятлелеген арттыру максатларыннан үткәрелә. Билгеле инде, районыбызда ир белән хатынның кичке сәгатьләрдә ял вакытларын күңелле уздырырга мөмкинлекләр барлыгы да күрсәтелде.
      Ярыш формасында барган әлеге конкурста барлыгы 5 пар катнашты. Балтач шәһәр җирлегеннән Фәния белән Таһир Гарифуллинар,Миләүшә һәм Илшат Загидуллинар,Голшат һәм Марат Салаховлар, Рәмзия һәм Марат Нурмөхәмәтовлар, Салавыч авыл җирлегеннән 1 пар килгән иде: Голнар һәм Рафис Ханнановлар. 
Конкурс барышында хатыннар тормыш иптәшләре өчен ставкалар куйды, ә ирләре шул билгеләнгән вакытка сыешып биремнәрне башкарып чыгарга тиеш иде. Дөрес һәм төгәл башкарган очракта, аларга баллар куелды. Ире биремне үти алмаганда атап куелган суммаларына көндәшләре ия булды. 
     "Иң яхшы ирне"ны ачыклау эше жюри хөкеменә - район ГХАТ (ЗАГС) бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова белән район яшьләр эше һәм спорт бүлеге белгече Айсылу Нуриевага  тапшырылды. "Иң яхшы ир" дигән исемгә көчле,җитез, максатчан, шат күңелле Рафис Ханнанов лаек дип табылды. 
     Конкурста катнашучыларга "Хыял" яшьләр үзәгенең истәлек бүләкләре, Дипломнар тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International