Язның беренче көнендә Балык Бистәсе район үзәгендә бик матур кичә булып узды

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Тантаналы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Мәҗлескә Крайновлар һәм Лисовлар гайләсе чакырылды. Һәр гайләдә икенче бала булып малайлар туган.

Ана капиталы сертификатын Балык Бистәсе районының Пенсионный фонд җитәкчесе - Валеева Минзия Усмановна тапшырды. Сабыйларга матур теләкләрен җиткерде.

Крайновлар һэм Лисовлар гайләләренә саулык, озын матур тормыш теләп, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миляуша Зарипова истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International