Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 272 сабый теркәлде: 135 малай һәм 137 кыз.

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Иң кечкенә бала 840, ә иң зуры – 4840 грамм.  Иң яшь анага – 19, иң өлкән анага 41 яшь.

Бу атнада иң популяр исемнәр : Амир, Самира, Ролан, Василиса, Тимур, Богдан, Залина; иң сирәк исемнәр: Аливия, Руслана, Расим, Мирра, Лев, Леонтий, Савва, Игнат, Радмира.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 158 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.  Иң яшь каләш белән кияүгә 18 һәм 17ел, иң олы кияүгә – 83, каләшкә – 55 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International