2017 елда Мөслим районында тагын бер пар артты. Әлфис һәм Фәнзилә – 7 июль көнне алтын балдаклар алышып, тормышларын бергә корырга карар кылган 2017 ел башыннан илленче яшь парларыбыз. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Шакирова Диләрә аларны иң кадерле һәм истәлекле көннәре белән котлады, Район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән аларны ир һәм хатын дип игълан итте.
ЗАГС бүлеге Фазыловлар гаиләсенә озын бәхетле тормыш һәм сау-сәламәт балалар тели.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы А.Р.Шәвәлиеваның котлавы.
2017 елның 7 июлендә “өч җиделе көнендә” Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 700 нче пар никахларын теркәде.
7 июль көнне Актаныш муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” үткәрелде. Тантана район ЗАГС бүлегенең тантаналар залында барлык район халкы катнашында үткәрелде. Кичәнең кунаклары Олыимән авылыннан Фазуллин Фаис Зәкәр улы хәм Фазуллина Энзилә Гомәр кызы булдылар.
Җәйге айларда, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә, гадәттәгечә, туй бумы җитә.
7 июль көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә бу көнне никахларын теркәүче яшь парлар өчен, "Бәхетле ромашка кыры" арт- акциясе үткәрелде.
2017 елның 7 июлендә Менделеевск муниципаль районын ГХАТ бүлегендә 7 парның язылышу тантанасы уздырылды. Иң яшь кәләшкә 21 яшь, иң олысына - 53. Иң яшь кияүгә 22 яшь, иң олысына - 53.
Яңа Чишмә районы Ленино авыл клубында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Чарада алтын, зэбэрҗэт, бриллиант туйларын билгеләп үтүче һәм башка күп еллар буена үрнәк тормыш алып баручы гаиләләр хөрмәтләнде.
Күп кенә парлар туй көнен уңайлы магияле саннарга нигезләнеп, православия календарен күзәтеп, я халык сынамышларын тыңлап сайлыйлар.
7-нче ел рәттән Татарстан Республикасында тууны теркәү үлемне теркәүгә караганда артыграк булуы билгеләп үтелә: шул хакта халыкның табигый артуның уңай динамикасы да сөйли. 2017 елның 6 ай нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда 994 актка күбрәк.