Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2017 елның 7 июле, җомга

Яңа Чишмә районы Ленино авыл клубында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Чарада алтын, зэбэрҗэт, бриллиант  туйларын билгеләп үтүче һәм башка күп еллар буена үрнәк тормыш алып баручы гаиләләр хөрмәтләнде.

Залның  почетлы беренче рәтләрендә 50 һәм 55, 60 ел бергә яшәүче гаиләләре утырды. Бәйрәмнең бизәге булып “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнүче Газымовлар гаиләсе торды. Бәйрәмчә бизәлгән залга аларның балалары, оныклары, туганнары да килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International