Актаныш муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне“ үткәрелде

2017 елның 7 июле, җомга

7 июль көнне Актаныш муниципаль районында  “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” үткәрелде. Тантана  район ЗАГС бүлегенең тантаналар залында барлык район халкы катнашында үткәрелде. Кичәнең кунаклары Олыимән  авылыннан  Фазуллин Фаис  Зәкәр улы хәм Фазуллина Энзилә Гомәр кызы булдылар. Әлеге бәхетле гаилә парына ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева  Россия Федерациясе оештыру комитетының бәйрәм уңаеннан грамотасын һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык “ өчен медален тапшырды. Фазуллин Фаис Зәкәр улы 1945 елнын 20 февралендә Актаныш районы Бишкүмәч авылында, Энзилә Гомәр кызы 1950 елның 30 августында Актаныш районы Пучы авылында дөньяга киләләр. 1978 елның 10 мартында гаилә коралар. Фаис абый 18 ел Әлмәт, Зәй шәһәрләрендә агроном һәм инде озак еллар Олы Имән хуҗалыгында җитәкче булып эшли. “Татарстан Республикасының атказанган агрономы” һәм башка бик күп грамоталар белән бүләкләнә. Һәрдаим районда һәм авылда уздырылган спорт, мәдәни чараларда актив катнаша. Олы Имән авылының “Ветераннар советы” җитәкчесе булып тора. Энзилә апа 10 ел Казан шәһәрендә газаппарат заводында, Зәйдә балалар бакчасы мөдире һәм инде лаеклы ялга чыкканчы Олы Имән мәктәбендә китапханәче булып эшли. Хезмәт ветераны.Фазуллинар 4 ул тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә уллары һәркайсы югары белем алып, гаиләләре белән яшиләр. 

Айзат -  “Әнәк” агрофирмасының Айман булекчәсендә җитәкче;

Ильназ – «Ялкын» җурналының баш мөхәрире, тормыш иптәше  «Идел» журналының баш мөхәрир урынбасары, «Тылсымлы куллар» журналының редакторы;

Ильдар – «Тукаевский  электросети» директор урынбасары;

Ильнар – «Боровецский электросети» баш инженер.

Бүгенге көндә Фазуллинарның 6 оныклары бар.

 Авыл халкы алар турында иң яхшы фикердә. Әлеге матур тантана шул көнне гаилә корган туй парлары катнашында барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International