Түбән Камада “өч җиделе көнендә” 700-нче пар никахларын теркәде

2017 елның 7 июле, җомга

    2017 елның 7 июлендә “өч җиделе көнендә” Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 700 нче пар никахларын теркәде.

    "Юбилей" акт язмасы Уразов Антон һәм Юлияга карата төзелде.  Яшь пар, аларның әти-әниләре, шулай ук дуслары һәм якыннары  өчен,  бу күңелле сюрприз булды.

     Үзләренең мөнәсәбәтләрен теркәү алдыннан, яшь пар җиде ел очрашкан. "Туй көнен шушы датага  сайлау безнең өчен очраклы түгел, чөнки 7 саны безгә бәхет китерә. Бүген без, чыннан да, бәхетле", - дип сөйләде кияү.

      Никахлашу Сарае белгечләре яшь парга гаилә бәхете теләделәр, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшинның котлау открыткасын һәм бүләк  тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International