Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!

2017 елның 7 июле, җомга

8 июльдә Татарстан Республикасы бөтен ил белән бергә искиткеч һәм мәрхәмәтле бәйрәм - "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен" билгеләп үтә.

Гаилә – мөгаен, бездә булганның иң мөһимедер. Ул бер-береңне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннар турында кайгыртырга өйрәтә, безгә каршылыкларны җиңеп чыгарга көч бирә. Нәкъ менә гаиләдә өлкән буыннан яшь буынга әхлакый һәм рухи кыйммәтләр, милли һәм мәдәни гореф-гадәтләр тапшырыла.

Инде 100 ел дәвамында ГХАТ органнары гаилә вакыйгаларының һәм кеше язмышларының төп шаһиты булып чыгыш ясый.

Июльнең бу бәйрәм көннәрендә Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында йөзләгән зур һәм әһәмиятле чаралар планлаштырылган. Форсаттан файдаланып, республика халкын һәм кунакларын аларда катнашырга чакырам.

Кадерле дуслар, сезне чын күңелдән "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" белән тәбрик итәм! Гаилә учагының җылысын кадерләп сакларга өндим. Һәр гаиләдә тынычлык, игелек һәм мәхәббәт хөкем сөрсен!

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы                                А.Р.Шәвәлиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International