8 июль бөтен Рәсәй буенча, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне булып билгеләп үтелә.
Бәйрәм алыдннан, 7 июль көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә бу көнне никахларын теркәүче яшь парлар өчен, "Бәхетле ромашка кыры" арт- акциясе үткәрелде.
Кияүләр һәм кәләшләр Никахлашу сарае һәм яшьләр клубы "Романтик" белгечләре белән берлектә, ромашкалар ясадылар һәм аны ГХАТ Идарәсе холлындагы яшел паннога беркеттеләр. Акция Рәсәй ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан уздырыла.