Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләти теркәү буенча 2017 елның I яртыеллык нәтиҗәләре турында мәгълүмат

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

7-нче ел рәттән Татарстан Республикасында тууны теркәү үлемне теркәүгә караганда артыграк булуы билгеләп үтелә: шул хакта халыкның табигый артуның уңай динамикасы да сөйли. 2017 елның 6 ай нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда 994 актка күбрәк.

2017 елның I яртыеллыгында республиканың ГХАТ органнары тарафыннан 23728 туу турында акт теркәлгән. Аларның 12165 – ир бала (51,3%), 11563 – кыз бала (48,7%). Республиканың 297 гаиләсендә игезәкләр туды, ә 6 гаиләдә - өч игез балалар дөньяга килде.

Балаларга ата-аналары тарафыннан бирелгән исемнәрдән иң популяр булганнары: ир балалар өчен – Әмир, Тимур, Кәрим, Артем, Матвей, Кирилл, Егор, Данил, Александр, Артур; кыз балалар өчен – Ясмина, София, Әминә, Ралинә, Арина, Виктория, Милана, Алисә, Азалия, Ева.

2017 елның 6 ай эчендә 22734 үлем турында акт төзелгән, әлеге күрсәткеч 2016 елның шушы чоры дәрәҗәсендә калды.

2017 елның гыйнвар–июнь айларында Татарстанда 1,4%ка никах теркәү саны арту күзәтелә. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстан Республикасы - теркәлгән никахлар саны буенча лидер. Моннан тыш, Идел буе федераль округында 1000 никахка аерылышулар саны буенча иң яхшы күрсәткеч – Татарстанда.

2017 елның I яртыеллыгында республикада аерылышу турында 6731 акт теркәлгән. Саннар 2016 елның шул чоры дәрәҗәсендә диярлек (+ 0,3%, ягъни 21 актка күбрәк). Идел буе федераль округында 1000 никахка аерылышулар саны буенча иң югары күрсәткеч Киров өлкәсендә билгеләп үтелде (1000 никахка 713 аерылышу), иң түбән күрсәткеч — Татарстанда (1000 никахка 522 аерылышу). Объектив яктан фикер йөрткәндә, 1000 кешегә аерылышулар саны буенча (3,5) Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында гына түгел, ил буенча тулаем алганда да иң яхшы күрсәткечләргә ия.

Бу - республикада гаилә традицияләрен, никах институты авторитетын, татарстанлыларның иҗтимагый аңында гаилә кыйммәтләрен һәм тормыш өстенлекләре иерархиясен саклауга сак караш булуын дәлилли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International