Булачак яшь парлар матур дата – бәхетле никах нигезе булуына ышана

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Күп кенә парлар туй көнен уңайлы магияле саннарга нигезләнеп, православия календарен күзәтеп, я халык сынамышларын тыңлап сайлыйлар.

Чираттагы “матур” датада - 07.07.2017 көнне Татарстан Республикасында 600 дән артык пар үз мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерәчәк.

Елдан-ел көне, ае, елы бер төрле саннарга туры килгән көннәрдә никахлашырга теләүче яшь парлар саны арта. Бу көннәрдә никах теркәүләр саны аеруча күп.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы буенча 07.07.07 - 712 никах, 08.08.08 – 884 никах, 09.09.09 – 217 никах, 10.10.10 – 227 никах теркәлгән.

17.07.2017 дүшәмбе булуга карамастан, Татарстанда 100дән артык тантаналы никах теркәү планлаштырылган. Республиканың ГХАТ органнары белгечләре яшьләрнең нәкъ менә бу үзенчәлекле көндә язылышырга теләгәннәрен аңлап кабул иттеләр.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, никах теркәү өчен иң популяр көннәр булып, гадәттәгечә җомга һәм шимбә кала. Әйтик, "Казан" Гаилә үзәгендә мондый көннәрдә никахлашкан парлар саны 100гә җитәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International