Шушы көннәрдә генә Болгарда яшәүче Фатыйма Хәкимуллина белән Өчкүлдән Анна Каюровага туксан биш яшь тулды.
Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Фатыйма әби белән тыл хезмәтчәне Анна Дмитриевнаны юбилейлары белән район башлыгы Камил Нугаев, район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, җирле власть вәкилләре, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, якыннары һәм туганнары котлады.
2018 елның 17 июнендә Алексеевск эшчеләр бистәсендә милли “Сабан туе” бәйрәме уздырылды. Күп йөз еллар дәвамында ул татарларның иң яраткан, шатлыклы, көтеп алган бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Безнең милләт халыклары кайларда гына яшәмәсен, Сабан туе аларга туган тамырларын барларга, иң күркәм сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бетмәс-төкәнмәс тереклек чыганагы кебек ул, буыннар арасындагы рухи элемтәләрне дәвам иттерүче булып, милли мәдәниятебезне тукландырып тора.
Азнакай районы Актүбә бистәсенең Сабан туенда яңа туган бала рәсмиләштерелде. Сабыйнын әти-әниләре: Инзиль Фирдәүс улы һәм Ләйсән Айрат кызы кызларына Азалия дип исем куштылар. Харисовлар гаиләсендә Азалия беренче һәм озак көтелгән бала.
Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе, хезмәт һәм дуслык бәйрәме, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бу бәйрәмдә һәр елны Балтач районында иң өлкән кешеләрне, яңа өйләнешкән парларны һәм яңа туган балаларның әти-әнилэрен бүләкләп үтәләр. Быел да 16 июнь көнне Балтачта Сабантуйда мәйдан уртасына районның иң өлкән кешесен-104 яше тулган Васильева Ольга Васильеваны зурлап чакырдылар.
Тантаналы өлештә 50 һәм 60 ел бергә гомер кичергән парларны тәбрикләделәр.Бу Олы Салтык авылыннан Рузалия һәм Вәрис Гайфуллиннар, Кече Салтык авылыннан Рузалия һәм Зөфәр Гафиятовлар,Сөйки авылыннан Галина һәм Александр Буяновлар, Олы Яңасала авылыннан Минемәдинә һәм Әнәс Аскаровлар, Исламия һәм Хәерҗан Гильмутдиновлар, Әминә һәм Ильгизәр Сабитовлар. Бүләкләү тантанасын дәвамлап Районыбызның озак яшәүче Давыдов Петр Яков улын һәм Мухамадиева Рауза Мухамади кызын котладылар. Шулай ук Сабантуй алдыннан туган Лысачкин Әмир һәм Ксенофонтова Александраның ата-аналарын балалары туу белән котлады.
16 июньдә Апас районы Сабантуй аланында үзләренең алтын туйларын билгеләп үтүче парлар, яшь гаиләләр һәм яңа гына тәпи атлап киткән нәниләр дә мәйдан түрендә булдылар.50, 55, 60 ел бергә торучы юбиляр гаиләләр гәдәттәгечә шәл, түбәтәй һәм район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Бәйрәме шәһәребез, районыбыз халкы һәм килгән кунаклар зурлап каршы ала. Ә инде һәр елны, шәһәребез администрациясе вәкилләре, төрле оешма җитәкчеләре бу бәйрәмдә катнашалар.Шәһәребезнең ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы бу көнне районыбызның Түбән Чыршылы авылына кунакка чакырылды.Бәйрәмны авылдашларын һәм килгән кунакларны котлап авыл җирлеге башлыгы Хәйруллина Нурия Яхия кызы ачып җибәрде.
Гаилә юбилее – тормышта иң зур вакыйгаларның берсе. Бу мөһим этап, гаилә елъязмасында онытылмаслык вагыйга. Яңа Ибрай авылының Сабантуй мәйданында Аксубай муниципаль районы Яңа Ибрай авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе гадәттәгечә «алтын», «зөбәрҗәт» һәм «тимер» гаилә тормышы юбилярларын тәбрикләделәр. Зартдиновлар, Хаметгатиннар һәм Салаховлар гаиләләре үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән яшь парлар Баймухаметовлар һәм Кабировларлар белән уртаклаштылар. Яшь гаиләләрдә күптән түгел генә нәни сабыйлар тудылар.
2018 елның 14 июньдә Татарстан Республикасының Милли музее безнең шәһәребезнең махсус гаиләләре өчен ишекләрен ачты. «Казан – нык гаилә территориясе» дигән бәйрәм акциясен Идел буе районы ГХАТ бүлеге һәм «Нэчкебил» конкурсының оештыручы комитеты әзерләде. Бәйрәмдә алтын юбилярлар, бәйгедә катнашучы гаиләләр һәм мәктәп укучылары катнашты. Кунаклар алтын юбилярларның гореф-гадәтләре һәм хезмәт казанышлары белән таныштылар. Уртак озын гомернең Баш сере – бер-береңне хөрмәт итү һәм саклау!
2018 елның 15 һәм 16 июнендә Түбән Кама районы Сухрау авыл җирлегендә «Сабантуй» бәйрәмендә күңел ачулары үтте.