Вячеслав Петрович Аза Петровна белән 50 ел инде җитәкләшеп, гомерсукмагыннан атлыйлар, һәрвакыт бер-берләренә ярдәм итеп яшиләр алар.
2018 нче елның 15 июнь көнендә Арча шәһәрендә гомер итүче Илгизәр һәм Сания Касыймовларның алтын туйларын тәбрикләү бәйрәме узды. Күп еллар бергә гомер итү өчен сабырлык, бер-береңә карата ихтирам кирәк. Бүгенге геройларыбыз да бергә пар канатлар булып, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны, кайгыларны уртак итеп яшәүчеләр. Юбилярлар Арча районы ЗАГС бүлегенең “Дан китабына” имзаларын куйдылар, күп еллар бәхетле яшәү сере белән дә уртаклаштылар.
2018 елның 14 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Кириллов Иван Иванович һәм Элла Рудольфовнаның алтын туй тантанасы узды.
Мамадыш районында милли Сабантуй бәйрәменә әзерләнү буенча кызу эшчәнлек алып барыла. Электән сакланып калган традиция буенча районда һәм шәһәрдә атна дәвамында бәйрәмгә бүләк җыела.
2018 нче елның 14 июнендә шәһәрнең 3 нче номерлы “Светлячок” балалар бакчасында тәрбияләнүче милли киемнәрдән киенгән матур кызлар һәм малайлар Мамадыш шәһәренең ГХАТ бүлегендә кунакта булдылар.
Районның иң өлкән кешесе –Әлки районында Түбән Әлки авылында яшәүче Рабига әби Мусинага 100 яшь тулды. Озак яшәүнең сере турында сорашкач, әби ике дә уйламыйча: “Аның сере – хезмәттә. Азрак йокларга, күбрәк эшләргә кирәк”,–дип җавап бирә. Рабига әби Мусинаны гасырлык юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, ветераннар оешмасы рәисе Ришат Хәлиуллин, Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин килделәр. Аларның җылы тәбрикләүләрен Россия һәм Татарстан Президентларының котлау телеграммаларын, район башлыгының бүләген әби бик сөенеп кабул итте.
2018 нче елның 14 нче июнендә Тумак гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте! Әлеге истәлекле көн уңаеннан туганнары һәм дусларының котлауларын алар кафеда кабул иттеләр.
Шулай ук Валентина Михайловна белән Геннадий Семеновичны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Динара Наил кызы да котлады.
2018 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 500-енче яңа туган бала тууы теркәлде.
Яңа яшь Яшел Үзән шәһәре яшәүчесе, Алиса Кошик, июнь башында туа.
ГХАТ бүлеге белгече Нәфисә Салахутдинова котлаулар сүзләре белән бәхетле ата-анага тапшырды туу турында таныклыкны һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хатын тапшырды.
2018 елның 12 июнь көнне гомумшәһәр Россия көненә багышланган бәйрәмендә, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең хезмәткәрләре катнашуында Яшел Үзән укучыларына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру оештырылган.
Бу көнне ЛМР башлыгы М.П.Афанасьев, ГХАТ бүлеге, миграция хезмәте белән берлектә Лаеш шәhенең яшь гражданнарына илебезнең hәр кешесе өчен иң төп документ - Россия паспорты тапшырылды. Тантана концерт, төрле эстафета hәм уеннар белән дәвам итте.
Баулы шәһәренең Октябрь мәйданда Россия көне уңаеннан бәйрәм үтте. Бу көн меңьеллык тарихы һәм мирасы булган бөек ил бәйрәме.
Шәһәрңне төп сәхнәсендә район мәдәният йорты үзешчәннәре катнашында концерт программасы узды, бәйрәм белән котлап Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин чыгыш ясады.