2018 нче елның 14 нче июнендә Тумак гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте! Әлеге истәлекле көн уңаеннан туганнары һәм дусларының котлауларын алар кафеда кабул иттеләр.
Шулай ук Валентина Михайловна белән Геннадий Семеновичны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Динара Наил кызы да котлады. Ул аларга алдагы тормышларында исән-сау яшәүләрен теләде һәм картина бүләк итте. Әлеге картина үзенең якты һәм язгы кәефе белән аларның гаиләләрендәге тынычлыкны, бәхетне символлаштыра, шулай ук ул аларның гаилә тормышларындагы алтын туй тантанасы турындагы истәлек булып та торачак.
Тумак гаиләсе, гадәттәгечә, юбилярларның Истәлек китабына кул куйдылар. Алар 2028 нче елның 14 нче июнендә, бриллиант туйларын билгеләп үтәр өчен, Чистай муниципаль районының Никахлашу сараена чакырылдылар.