Мусина Рабига Мингали кызына 100 яшь тулды

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Районның иң өлкән кешесе –Әлки районында Түбән Әлки авылында яшәүче Рабига әби Мусинага  100 яшь тулды. Озак яшәүнең сере турында сорашкач, әби ике дә уйламыйча: “Аның сере – хезмәттә. Азрак йокларга, күбрәк эшләргә кирәк”,–дип җавап бирә. Рабига әби Мусинаны гасырлык юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, ветераннар оешмасы рәисе Ришат Хәлиуллин, Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин килделәр. Аларның җылы тәбрикләүләрен Россия һәм Татарстан Президентларының котлау телеграммаларын, район башлыгының бүләген әби бик сөенеп кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International