Мария исемле кызы Атласовлар Максим һәм Евгения гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килде. ГХАТ бүлеге белгече Трошихина Елена Евгений кызы, баланың туу турындагы таныклыгы белән котлау открыткасы тапшырып, яшь әти-әнигә исәнлек-саулык теләде. Кызыңа нык сәламәтлек һәм якты киләчәк телибез!
8 нче июль көнне Россиядә “Гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык көне” билгеләп үтелә.
Әлеге бәйрәм хөрмәтенә иң яхшы гаилә парларына “Мәхәббәт hәм тугрылык өчен” дигән медаль тапшырыла. Ул 25 ел hәм күбрәк бергә яшәгән гаилә парларына бирелә. Татарстанда әлеге медаль 70 ләп парга бирелгән. Тәтеш районында әлеге медальгә лаеклы дип Антонида Михайловна hәм Александр Григорьевич Тимариннар гаиләсе табылды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Кама Тамагы районы Кыртапа авылында яшәүче Рәмзия Ислам кызы белән Рафит Хәлил улы Хамидуллиннарга "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале тапшырылды 51 ел бергә гомер итүче бу тату гаиләне котларга Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова, Иске Барыш авыл җирлеге башлыгы Ильшат Зиганшин, туганнары һәм якыннары катнаштылар.
Баулы районы Александровка авыл җирлегендә юбилярлар парады узды. Бәйрәм "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көненә багышланган иде һәм ул«Нык гаилә» проекты кысаларында оештырылды. Сәгит һәм Зилә Шайхевалиевлар гаилә тормышың 45 еллыгын билгеләп үттеләр, Фәнис һәм Гөлсинә Идиятуллиннарның рубин туйлары булып узды, Александр һәм Гульслу Ратниковлар, Николай һәм Татьяна Денисовлар гаиләләренең 35 еллык юбилеен билгеләр үттеләр, Илгиз һәм Әнисә Гареевлар, Михаил һәм Елена Денисовлар, Николай һәм Ольга Красновлар зөбәрҗәт туйларын үткәрделәр, Олег һәм Светлана Пахомовлар көмеш туйларын билгеләр үттеләр.
2018 елның 11 июль көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Игезәкләр парады» Беренче муниципаль бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Чистай районында гаилә институтына, аның кыйммәтенә аерым игътибар итүче Бөтенрәсәй “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”н бәйрәм итү күркәм гадәткә әйләнде.
Бәйрәм шәһәрнең төрле мәйданчыкларында оештырылды: Скарятин бакчасында, шәһәрнең берничә микрорайонда.
Быелгы бәйрәм датасы – 8 нче июль- ял көненә туры килгәнлектән, “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” нә багышланган Никах теркәү тантаналары 7 нче июльдә үткәрелде.
Гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту Әлмәт районының иң мөһим бурычларының берсе. Бүгенге көндә безнең районда 2251 күп балалы гаилә яши. Һәм елдан-ел аларның саны арта бара. Шундый матур гаиләләрнең берсе Даишевлар Рөстәм Тәүфик улы һәм Лилия Миннияр кызы. Алар 11 бала тәрбиялиләр, шулар арасында өч пар игезәкләр. Лилия Миннияр кызы үз балалары өчен кием тегә, бакча үсемлекләре үстерә, һәм шигырьләр яза.
10 июль көнне Зәй районының ГХАТ бүлегендә Горбачев Юрий һәм Дмитриева Юлия никахлары рәсми рәвештә теркәлде. Бу көн алар өчен истәлекле булып калачак, чөнки алар районыбызда 2018 елның 100 нче пары булып санала. Яшьләрненең гомер юлларында булган шушы кабатланмас, шатлыклы һәм бәхетле вакыйгалары белән котлыйбыз, хәерле озын гомер, тигез мәхәббәт , өметле киләчәк телибез.
Әтнә районында гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан зур чара узды. Мәхәббәт һәм тугрылык өчен медаль Шиһаповлар гаиләсенә тапшырылды. Гыйлметдин Гыйлаҗ улы һәм Асия Шәриф кызы 59 ел бергә тату гаилә булып яшиләр. Алар барлык кешеләргә дә үрнәк булып торалар. Медаль тапшыру белән Шиһаповларны Әтнә муниципаль районы аппарат җитәкчесе, ЗАГС бүлеге җитәкчесе, ветераннар Советы рәисе, авыл җирлеге хезмәткәрләре, дуслары, туганнары котладылар. Шиһаповлар гаиләсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Яңартылган Минзәләнең Муса Җәлил паркында узган чын гаилә бәйрәме законлы никахта берничә дистә еллар иңне-иңгә куеп яшәүче күркәм гаиләләрне бергә җыйды. “Гаилә тормышы серләре” дип аталган тантаналы чараны район Мәдәният сарае хезмәткәрләре район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белән берлектә әзерләгән. Алып баручылар район Мәдәният сарае директоры Ленар Миңнемуллин, театр артисты Илсинә Миңнемуллина, “Веста” күпфункцияле яшьләр үзәге хезмәткәре Елена Шакурова үзләренә йөкләнгән вазифаны оста башкарып чыктылар – кызык, мавыктыргыч, күңелле кичә уздырдылар.