Баулы районы Александровка авыл җирлегендә юбилярлар парады узды. Бәйрәм "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көненә багышланган иде һәм ул«Нык гаилә» проекты кысаларында оештырылды. Сәгит һәм Зилә Шайхевалиевлар гаилә тормышың 45 еллыгын билгеләп үттеләр, Фәнис һәм Гөлсинә Идиятуллиннарның рубин туйлары булып узды, Александр һәм Гульслу Ратниковлар, Николай һәм Татьяна Денисовлар гаиләләренең 35 еллык юбилеен билгеләр үттеләр, Илгиз һәм Әнисә Гареевлар, Михаил һәм Елена Денисовлар, Николай һәм Ольга Красновлар зөбәрҗәт туйларын үткәрделәр, Олег һәм Светлана Пахомовлар көмеш туйларын билгеләр үттеләр.
Барлык парларга Александровка авыл җирлеге Башлыгы исеменнән котлау дипломнары тапшырылды. Юбилярлар мәхәббәт хәтирәләрен искә төшерделәр, үз тормышларының кызыклы мизгелләрен искә алдылар. Юбилярларга авылдашлары матур концерт номерлары бүләк иттеләр.