Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Игезәкләр парадында» җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

      2018 елның 11 июль көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Игезәкләр парады» Беренче муниципаль бәйгесенең  җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

      Парад «Гаилә бәхете формуласы» фестивале кысаларында «Гаилә» шәһәр паркында узды. Анда төрле яшьтәге 3 айдан 37 яшькә чаклы булган  катнашучылар җыелды. Оештыручылар фикеренчә, бәйгедә катнашучылар танылган әкият персонажлары булып киенергә тиеш булдылар.

     Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе һәм Түбән Кама бүлеге «Бердәм Россия»  Партиясе вәкилләре иҗади караш өчен, җиңүчеләрне билгеләделәр. Номинацияләр исемнәре: «Әкияттә кунакта», «Җәйге креатив», «Кечкенә ир-атлар», «Гаилә әкияте»,«Фэнтези геройлары»,«Тамашачылар мәхәббәте бүләге» булды.

     Җиңүче булып 10 пар игезәк  танылды. Биредә әкияти понилар, Аленушкалар, күңелле ковбоилар бар иде. Бәйгенең Гран-При бүләге кечкенә Максим һәм Ксения Шкуркога бирелде. Алар изге Петр һәм Феврония образларында иделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International