Христиан динендә бу көн гаиләне һәм мәхәббәтне саклаучы дип ышанылган изгеләр Петр һәм Феврония көне буларак билгеле. Бәйрәмнең билгесе итеп ромашка чәчәге сайлана.
Гаиләдән башка чын бәхет була алмый. Еш кына без гаилә турында җәмгыятьнең икътисади өлеше буларак сүз йөртәбез. Чынлыкта исә гаилә – бәхетнең нигезе. Кеше күңеленең киңлеге нәкъ менә гаилә корып яши башлагач ачыла. Нинди генә купшы фатирда яшәмәсен, гаиләсе булмаса, ул – йорт-җирсез.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Кама Тамагы районы Кыртапа авылында яшәүче Рәмзия Ислам кызы белән Рафит Хәлил улы Хамидуллиннарга "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале тапшырылды 51 ел бергә гомер итүче бу тату гаиләне котларга Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова, Иске Барыш авыл җирлеге башлыгы Ильшат Зиганшин, туганнары һәм якыннары катнаштылар.