ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2018 ел
җомга

2018 нче елның 13 нче июлендә Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлегендә икемилләтле гаиләдә туган Назар исемле сабый теркәлде. Баланың әтисе Хуссейн Али Абдулхасан – Ирак иле гражданы, әнисе Елена – Мамадыш кызы.


12
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 12 нче июлендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасының  чираттагысы узды. Бәйрәм “Нык гаилә” исемле партия проекты кысаларында үтте.  453,026 мең сум күләмендәге дәүләт ярдәменә 9 ана ия булды.

Ел башыннан Мамадышта 51 сертификат тапшырылган булса, барлыгы район буенча бу ярдәм 2811 гаиләгә тәтегән.

2018 ел башыннан бирле Яшел Үзән муниөипаль  районы ЗАГС бүлеге Башкарма комитеты белән 600-нче яңа туган бала теркәлгән.

Юбилей бала – Кирилл Никишин  09 июльдә туган, ул Алексей һәм Наталия Никишиннар гаиләсендә беренче бала.

. Зилә һәм Нияз Шиһабиевлар кызларына Азиза дип исем кушты.  Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шайхутдинова яшь гаиләне котлап гаилә бәхете, иминлек һәм сәламәтлек теләде.

Александр Титов җитәкчелегендәге Бөтен дөньяга танылган Санкт-Петербург дәүләт академик симфоник оркестры “Алабугада җәйге кич” дип аталган фестиваль оештырды.

Һәр көнне кич белән Алабуга ЗАГС булеге хезмэткэрлэре матур музыка тыңлап хозурланды.

Бу көнне туганнар, дуслар белән билгеләп үтү үзенә бер зур бәйрәм. 2018 елның 11 июль көнендә Земляковлар Владислав Юрий улы белән Екатерина Олег кызы гаиләсен тантаналы рәвештә ГХАТ бүлеге белгече Трошихина Елена Евгений кызы котлап узды. Бу гаиләгә бары исәнлек, бәхетле озын тормыш һәм якыннарының кадерен белеп яшәүләрен теләде. Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге Земляковлар гаиләсен чын күңелдән юбилеегыз белән котлый, тормыш юлыгыз якты булуын тели!

Әлмәт районында татар халкының гореф-гадәтләрен саклаучы гаиләләр бик күп. Шундый үрнәк гаиләләрнең берсе - Даминовлар Рафаэль Фатыйх улы һәм Энҗе Радик кызы. Алар ир-егет һәм кыз-бала тәрбиялиләр.

     Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2018-нче елның 12 июль  көнне 22 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.  Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе баш белгеч А.Н.Шамсуллина, паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина,  Үзәк, Комсомол  һәм  Автозавод УФМС  бүлегенең белгеч-экспертлары  катнаштылар.

     Бәйрәм күтәренке рухта узды.


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

11 июль көнне Бөгелмә районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә туу турында 500нче актлар язуы теркәлде.Юбилей таныклыгы Маннаповых Марселя Минисович и Равили Рузилевны гаиләсенә тапшырылды.

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” бәйрәме кысаларында Тукай муниципаль районында күп еллар бергә матур гаилә корып яшәүчеләрне тәбрикләүләр дәвам ителә. Шундый парларның берсе, Тукай районы үсешенә үзләренең зур өлешләрен керткән, илле ел бергә гомер итүче Мифтаховлар гаиләсе. Кенәз авыл җирлегендә яшәүче Зөфәр Фарваевич һәм Гүзәлия Мөхтәсимовна авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп хәзерге вакытта лаеклы ялда үзләренең тату гаиләсе белән уз хуҗалыкларында хезмәт куялар. Бу матур гаиләгә алдагы көннәрендә тигез тормыш теләп калабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International