2018 ел башыннан бирле Яшел Үзән муниөипаль районы ЗАГС бүлеге Башкарма комитеты белән 600-нче яңа туган бала теркәлгән.
Юбилей бала – Кирилл Никишин 09 июльдә туган, ул Алексей һәм Наталия Никишиннар гаиләсендә беренче бала.
Улының беренче документ –туу турында таныклыкны, бәхетле әти ЗАГС баш белгече Нәфисә Салахутдинова кулыннан алды, ул билгеләп үткәнчә, бала туу – һәр гаиләдә бик әһәмиятле вакыйга, һәм туган сабыйның ата-аналарына уңышлар һәм җиңелчә төрле авырлыкларны җиңү теләде.