Әлмәт шәһәрендә татар халкының гореф-гадәтләрен саклаучы гаилә

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Әлмәт районында татар халкының гореф-гадәтләрен саклаучы гаиләләр бик күп. Шундый үрнәк гаиләләрнең берсе - Даминовлар Рафаэль Фатыйх улы һәм Энҗе Радик кызы. Алар ир-егет һәм кыз-бала тәрбиялиләр.

Энҗе Радик кызы үз балаларын тәрбияләүдән тыш, балалар бакчасында татар телен өйрәтә. Балаларны татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыра. Үз хезмәтендә Энҗе Радик кызы күпсанлы мактау грамоталары һәм дипломнар иясе. Буш вакытында кул эшләре белән шогылләнә, тегәргә ярата. Рафаэль Фатыйх улы  балаларын спорт белән шогылләндерә.

 «Нәрсә чәчсәң – шуны урырсың» дигән мәкальне истә тотып, балаларны тәрбияләргә тырышабыз, ди алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International