8 нче июль көнне Россиядә “Гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык көне” билгеләп үтелә.
Әлеге бәйрәм хөрмәтенә иң яхшы гаилә парларына “Мәхәббәт hәм тугрылык өчен” дигән медаль тапшырыла. Ул 25 ел hәм күбрәк бергә яшәгән гаилә парларына бирелә. Татарстанда әлеге медаль 70 ләп парга бирелгән. Тәтеш районында әлеге медальгә лаеклы дип Антонида Михайловна hәм Александр Григорьевич Тимариннар гаиләсе табылды. Алар Монастырский СПТУ ында укытучылар булып эшләгәннәр. Бергәләп 3 кыз hәм 5 онык тәрбияләп үстергәннәр. 23 нче июль көнне әлеге гаилә пары уртак гаилә корып яшәүләренең 43 еллыгын билгеләп үтәчәкләр Чын күңелебездән котлыйбыз!