Әтнә районында гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан зур чара узды. Мәхәббәт һәм тугрылык өчен медаль Шиһаповлар гаиләсенә тапшырылды. Гыйлметдин Гыйлаҗ улы һәм Асия Шәриф кызы 59 ел бергә тату гаилә булып яшиләр. Алар барлык кешеләргә дә үрнәк булып торалар. Медаль тапшыру белән Шиһаповларны Әтнә муниципаль районы аппарат җитәкчесе, ЗАГС бүлеге җитәкчесе, ветераннар Советы рәисе, авыл җирлеге хезмәткәрләре, дуслары, туганнары котладылар. Шиһаповлар гаиләсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды.