Чистай шәһәрендә Бөтенрәсәй “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”

2018 елның 10 июле, сишәмбе

     Чистай районында  гаилә институтына, аның кыйммәтенә аерым игътибар итүче Бөтенрәсәй “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”н бәйрәм итү күркәм гадәткә әйләнде.

    Бәйрәм шәһәрнең төрле  мәйданчыкларында оештырылды: Скарятин бакчасында, шәһәрнең берничә микрорайонда.

     Быелгы бәйрәм датасы – 8 нче июль- ял көненә туры килгәнлектән, “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” нә багышланган  Никах теркәү тантаналары         7 нче июльдә үткәрелде.

    “Яшьләр үзәге” муниципаль бюджет учреждениясе белгечләре “Кояшкай” җәйге сәламәтләндерү  лагерендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”нә багышланган флеш-моб оештырдылар.

      «Ватан» хәрби-патриотик эшләр һәм яшьләрне армиягә әзерләү үзәге белгечләре  “Салават күпере”,  “Салют” ишегалды  мәйданчыкларында “ Без бер гаилә”, “Гаилә – яшәүнең тылсымлы символы” акцияләре оештырдылар.

     Шәһәр халкы “Тату гаилә” викторинасында, “Минем гаиләм-минем байлыгым” рәсем конкурсында актив катнаштылар.

     Бәйрәмнең кульминациясе булып,  “Мәхәббәт  көе. Бәхет көе” чарасы уздырылды. Ул елдагычы Скарятин бакчасында уздырылды.

     Чараның программасы бай һәм кызыклы булды. Теләүчеләр йога белән шөгыльләнә, бал һәм туй биюләре дәресләрен ала,  төсләр фестивалендә катнаша алдылар. Әлеге чараларны  "Восток" мәдәни-көнкүреш үзәге оештырды.  “Кәеф” клубы әгъзалары үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Шәһәр халкы барлык чараларда да бик теләп катнашты. Әлбәттә, “Барысы да мәхәббәттән башлана” исемле бәйрәм концертыннан башка булмады. Иң яхшы үзешчән артистлар катнашкан бәйрәм концерты кичкә кадәр сузылды.

    Шәһәр халкын  "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Михаил Иванович  Ксенофонтов котлады. Шулай ук Чистай шәһәренең имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, Чистай  һәм Түбән  Кама Епискобы, Пармен,   ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Наил кызы Җәләлова котлады.

        Җиде бала тәрбияләгән Рыбочкиннар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Хәйбуллин, Захаров, Җәмәлетдинов, Закиров, Миннебаевлар гаиләләренә тантаналы рәвештә  ана(гаилә) капиталы сертификатлары һәм истәлекле бүләкләр  тапшырылды.

    Шулай ук Чистай районының  урта гомуми белем бирү мәктәпләрен бик әйбәткә тәмамлаучы талантлы балаларына  аттестатлар тапшыру бәйрәмнең бер бизәге булды.

     Әлеге көндә бала алып тәрбияләүче һәм күп балалы  ата- аналарга  аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Озак еллар бергә яшәүче гаиләләргә - сәламәтлек, яңа гаилә коручыларга түземлек, мәхәббәт теләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International