Еллар саны – ромашка таҗларында

2018 елның 10 июле, сишәмбе

 Яңартылган Минзәләнең Муса Җәлил паркында узган чын гаилә бәйрәме законлы никахта берничә дистә еллар иңне-иңгә куеп яшәүче күркәм гаиләләрне бергә җыйды. “Гаилә тормышы серләре” дип аталган тантаналы чараны район Мәдәният сарае хезмәткәрләре район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белән берлектә әзерләгән. Алып баручылар район Мәдәният сарае директоры Ленар Миңнемуллин, театр артисты Илсинә Миңнемуллина, “Веста” күпфункцияле яшьләр үзәге хезмәткәре Елена Шакурова үзләренә йөкләнгән вазифаны оста башкарып чыктылар – кызык, мавыктыргыч, күңелле кичә уздырдылар.

60 ел бергә гомер иткән матур гаилә – Түбән Юшады авылында гомер итүче Алексей һәм Александра Арзамасовларны зурлау бәйрәмнең кульминация өлеше булды. Юбилярларны район Советы аппараты җитәкчесе Роза Салдаева һәм район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова тәбрикләде.

-Җәмгыятьтә гаилә абруен ныгытуга керткән өлешегез, гаиләнең әхлакый кыйммәтләрен югары биеклеккә куйганыгыз өчен сезгә мактау кәгазе һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырырга рөхсәт итегез. Сезга карап, яшьләр дә үрнәк алсын, сәламәтлек, озын гомер телим сезгә, - диде Роза Ягафаровна.

 Бер өлкәдә хезмәт куйган гаилә парларын хөрмәтләү концерт номерлары белән чиратлашып барды. Әлеге парларның һәркайсы турында бик күп итеп сөйләргә булыр иде. Тормышыбызның төрле өлкәләрендә хезмәт куйсалар да, аларны бер нәрсә берләштерә – туган халкыбыз өчен фидакарь хезмәт итәләр. Сергей һәм Лариса Панкратовлар, Әлфия һәм Индус Әхмәтовлар, Антон һәм Ләйсән Лаврентьевлар, Рөстәм һәм Рәзилә Муллиннар, Рифнур һәм Айгөл Кәбировлар, Радик һәм Рәмзия Нәҗмиевлар, Рафаэль һәм Гөлнур Нуриевлар һәм Сабирҗан – Нәзирә Сайрановларны үз хезмәт коллективлары җитәкчеләре тәбрикләде, җылы сүзләр әйтте.

Тантанада чыгыш ясаучылар беравыздан:

 -Гаилә – һәр кеше өчен иң кыйммәтле әйбер. Ул көч, яшәү һәм иҗат чыганагы, рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хәзинәсен саклаучы. Барыгызга да гаилә иминлеге, тугрылык һәм бөтен гомерегезгә җитәрлек мәхәббәт телибез, - диделәр.

Минзәләбездә инде унынчы тапкыр уздырылган Гаилә, мәхәбббәт һәм тугрылык көне җылы мохиттә, эчкерсез булды, күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтте. Бәйрәмгә килгән һәркем йөзендә елмаю балкыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International