2018 елның июль нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районының ГХАТ булегендә 13 гаилә барлыкка килде. Җиде ай нәтиҗәләре буенча язылышу турында 57 акт теркәлгән. Тантаналы рәсмилләштеру район мәдәният клуб бинасында уза.
Иң яшь кияугә - 21 яшь, ин яшь киленгә – 18 яшь. Иң олы яшьтәге кияу - 51 яшь, иң олы кәләшкә – 49 яшь.
Актаныш районы ЗАГС бүлегендә узган атнада 5 парның тантаналы төстә теркәлүе үткәрелде. Әлеге чараның Актаныш районында үткәрелгән БөтенРәсәй гармунчылар фестивале көннәренә туры килүе тантанага икеләтә ямь өстәде. Туй парлары Актаныш районында яшь парлар өчен ачылган яшьләр аллеясында фонтаннар янында истәлеккә фотога төштеләр. Бәхетле парларга Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева язылышу таныклыкларын тапшырды. Яшь парларга ул үзенең изге теләкләрен җиткереп, бәхетле, матур гаилә тормышы теләде.
31 июльдә Әлмәндәр авылында яшәүче Касыйм һәм Флүрә Закировлар үзләренең бриллиант туйларын каршыладылар. Бу тантаналы вакыйга белән аларны Әлмәндәр авыл җирлеге башлыры Р.Х.Җәләлиев котлады. Район башлыгы исеменнән юбилярларга шәл, түбәтәй һәм Рәхмәт хаты тапшырылды.
Пенсия идарәсе начальнигы И.А.Большакова анага дөрес куллануларын теләп сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Денис Сафиуллин, Александр Савеличев, Ленар Залялетдиновларга балалары туу сәбәпле туу турында таныклыклар тапшырды. Шулай ук Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Сафиуллов Р.Х. котлавын укыды hәм ата – аналарга бүләкләр тапшырды.
2018 елның 30 июлендә ике бәхетле әни Таһирова Екатерина Сергей кызы һәм Овчинникова Гөлнур Рушан кызы 453, 026 мең сум күләмендәге дәүләт ярдәме алдылар һәм бу ана капиталын үз гаиләләре һәм балалары үсешенә тоту мөмкинлегенә ия булдылар.
Баулы ГХАТ бүлегендә 200 нче бала теркәлде. 2017 елның 200 нче баласы 4 октябрь аенда гына теркәлгән иде. Ул Александр һәм Елена Кузьминнар гаиләсендә туган кыз бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Алиса дигән исем бирделәр. Алиса гаиләдә алтынчы бала булып туды.
Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында 90 нчы балага тантаналы төстә туу таныклыгы тапшырды. Бәхетле әти-әни Шайгарданов Ильнар Ильяс улы хәм әнисе- Шайгарданова Әлфия Ринат кызы беренче балалары -кызларына Динара исеме куштылар. Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парларны балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Бәхетле әти- әнигә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның котлавын һәм туу таныклыгын тапшырды.
Балалар – илнең киләчәге. Бу сүзләрне озак еллар кабатлап килдек, ә мәгънәсенә яңа гына төшендек бугай. Чөнки җимергеч тәэсире булган демографик проблемага болай җитди караган юк иде. Илдә хәл киеренке. РФ Президенты Указы нигезендә 2018-2027нче еллар Балачак унъеллыгы дип игълан ителү тикмәгә түгел. Бүген демографик хәлне яхшырту, балалы гаиләләрне яклау, куркынычсыз балачак өчен шартлар тудыру, социаль ятимлек һәм балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү, ятим балаларны гаиләгә урнаштыру, тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм кулы сузу илнең социаль үсешендәге төп векторлар булып торалар.
Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә атна саен тантаналы төстә ана капиталы сертификатлары тапшыру мәжлесе уза.
Туй көне шундый сөенечле һәм шул ук вакытта җаваплы вакыйга. Яшь парлар бу иң бәхетле көннәренә алдан әзерләнәләр. Заманча мода тенденцияләре буенча туйлар төрлечә үткәрелә.