Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә атна саен тантаналы төстә ана капиталы сертификатлары тапшыру мәжлесе уза.
Июльнең соңгы атнасы да искәрмә булмады, сертификат ияләре Биектау районында яшәүче 3 гаилә булды. Россия Пенсия фондының җитәкче урынбасары Рөстәм Салихов ана капиталын ниндий юнәлешләргә гамәлгә ашырырга булу турында аңлаты. ЗАГС бүлеге начальнигы Нурзидә Җиһаншина ата-аналарны гаиләләрендә шатлыклы вакыйга белән котлады.