Актаныш районы ЗАГС бүлегендә узган атнада 5 парның тантаналы төстә теркәлүе үткәрелде. Әлеге чараның Актаныш районында үткәрелгән БөтенРәсәй гармунчылар фестивале көннәренә туры килүе тантанага икеләтә ямь өстәде. Туй парлары Актаныш районында яшь парлар өчен ачылган яшьләр аллеясында фонтаннар янында истәлеккә фотога төштеләр. Бәхетле парларга Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева язылышу таныклыкларын тапшырды. Яшь парларга ул үзенең изге теләкләрен җиткереп, бәхетле, матур гаилә тормышы теләде.