Туй көне шундый сөенечле һәм шул ук вакытта җаваплы вакыйга. Яшь парлар бу иң бәхетле көннәренә алдан әзерләнәләр. Заманча мода тенденцияләре буенча туйлар төрлечә үткәрелә.
Әлмәт шәһәрендә туганнан туган Хуҗин Артем Альберт улы һәм Хөсәенов Александр Владимир улы туйларын бер көндә уйнарга булдылар. Ә сөйгән ярлары Айгөл белән Мария аларны шатланып хупладылар.
Шулай итеп 2018 елның 27 июлендә Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсендә яңа гаиләләр тууы теркәлде.
ГХАТ Идарәсе белгечләре яшьләрне туй көне белән котлап, аларга бәхет, мәхәббәт һәм татулык теләделәр.