Пенсия идарәсе начальнигы И.А.Большакова анага дөрес куллануларын теләп сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Денис Сафиуллин, Александр Савеличев, Ленар Залялетдиновларга балалары туу сәбәпле туу турында таныклыклар тапшырды. Шулай ук Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Сафиуллов Р.Х. котлавын укыды hәм ата – аналарга бүләкләр тапшырды.
"Автоградбанк" өстәмә офисы начальнигы И.В.Гавчева ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә "Автоградбанк" аша ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде hәм сувенирлар тапшырды.
“Алтын” юбилярлар Любовь Васильевна һәм Константин Федорович Ермиловларны 50 еллык тормыш бәйрәмнәре белән тәбрикләү моменты аеруча дулкынландыргыч булды. Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты Җитэкчесе А. Б. Семенычев юбилярларны район Башлыгы Р.Х.Сафиуллов исеменнән котлады һәм котлау адресы тапшырды.