Оясында ни булса, очканында шул булыр

2018 елның 29 июле, якшәмбе

Балалар – илнең киләчәге. Бу сүзләрне озак еллар кабатлап килдек, ә мәгънәсенә яңа гына төшендек бугай. Чөнки җимергеч тәэсире булган демографик проблемага болай җитди караган юк иде. Илдә хәл киеренке. РФ Президенты Указы нигезендә 2018-2027нче еллар Балачак унъеллыгы дип игълан ителү тикмәгә түгел. Бүген демографик хәлне яхшырту, балалы гаиләләрне яклау, куркынычсыз балачак өчен шартлар тудыру, социаль ятимлек һәм балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү, ятим балаларны гаиләгә урнаштыру, тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм кулы сузу илнең социаль үсешендәге төп векторлар булып торалар. “Бердәм Россия“ сәяси партиясенең “Ныклы гаилә“ проекты гаилә хокукларын яклый, традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалый, үз тирәсенә җәмәгать оешмаларын, социаль НКО, актив гражданнарны туплап, конкрет эшләр практикасын тормышка ашырырга омтыла. “Россия өчен һәр бала мөһим“ юнәлеше өстенлек алды. Мамадыш районы ГХАТ бүлеге белгече Гүзәл Ибраһимова белән әңгәмәбез бәхетле гаилә кору, тәрбияле балалар үстерү серләре хакында.

Гүзәл Шамилевна, беркөнне автобуста бер әби: “Оныгым туды, балалар Ана капиталына сертификат алырга ЗАГСка барганнар иде, андагы күңеллелекне, галәмәтне сөйләп бетерә алмыйлар, “Никах сараена фәрештәләр иңгән, безне алар да котлады,“ – диләр,“ – диде. Нинди тантана булды сезнең?

Ай саен диярлек дистәләгән гаиләләргә муниципалитет җитәкчеләре, җирле Пенсия Фонды һәм ЗАГС вәкилләре белән берлектә Ана капиталына ия булу сертифкатын тантаналы тапшыру Мамадышыбызда үзе олы бер бәйрәмгә әверелде. Бу чарага хәзер яшь гаиләнең әти-әниләре, әби-бабалары, туганнары бик зурлап, оешкан төстә җыелышып киләләр. Чираттагысында - 12нче июльдә 9 гаиләгә 453,026 мең сум күләмендәге дәүләт ярдәме тантаналы рәвештә тапшырылды. Сертификатка ия булган иң яшь ана -  27 яшьлек Ольга Чершинцева , иң өлкән әни – 44 яшьлек Эльмира Якупова. Наталья Фәләхетдинова исә иң “бай” әни булып чыкты - сертификатны ул өченче баласы туу сәбәпле алырга килгән. Иң “мул уңышлы”сы булып Әгълиевлар гаиләсе танылды. Май аенда бу күркәм гаиләдә игезәк ул һәм кыз туган. Җирле Пенсия фонды җитәкчесе Шамил Хәсәнов гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларына саулык, бәхетле гомер теләде, сертификатның законлы рәвештә куллану мөмкинлекләре турында җентекләп сөйләде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина ата-аналар игътибарына районда туу буенча статистика мәгълүматларын җиткерде, районда табигый үрчемнең төп шарты – гаиләдә кимендә өч бала тәрбияләнергә тиешлеген ассызыклады. Ул ата-аналарга һәм бәйрәм кунакларына җылы теләкләрен җиткергәннән соң, барысын да бергәләп истәлекле фотога төшәргә чакырды. Ә гаилә архивына нинди истәлекле һәм матур фото бу! Бәйрәмне Ильвина Степанова башкарунда яңгыраган матур җырлар бизәде. “Радуга“ балалар бакчасыннан килгән искиткеч гүзәл фәрештәләр балаларга күчтәнәч һәм матур чәчкәләр биреп кенә чикләнмәделәр, ә бәхетле әниләр өчен гаилә темасына блиц-сорашу да үткәреп алдылар. Җавап бертавыштан “Гаилә һәм балалар – яшәү мәгънәсе” дип яңгырады. Әтиләр, үз чиратларында, якын арада күпбалалы гаилә статусын алырга тырышачакларын һәм тиздән өченче сабыйга туу турында таныклык алырга киләчәкләренә ышандырдылар. ЗАГС органының төп функциясе – актларны теркәү генә. Тик гаилә сагында тору безнең дә бурычыбыз булганлыктан, гаиләләрне саклап калу, тагын да ныгыту өчен төрледән-төрле чаралар уздырабыз: бала тууны тантаналы теркәү, көмеш, алтын никахларны хөрмәтләү, Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көннәрен уздыру күркәм традициягә әйләнде...Бу чараларның барысы да үрнәк гаиләләрне күрсәтү, зурлау максаты белән уздырыла.

- Сүз дә юк, Ана капиталы, мондый күңел күтәргеч чаралар – бала санын арттыруга этәргеч, зур стимул. Шулай да... без баланы дәүләт булышкан өчен генә түгел, ә үзебез өчен табабыз. Мәхәббәт чәчкәләрен күкрәккә кысып сөяр, аның борчу-мәшәкатьләре, уңыш-шатлыклары белән яшәр, нәсел чылбырын дәвам итәр өчен. Әйдәгез, гаиләнең төп кануннары, рухи кыйммәтләре турында да сөйләшеп алыйк әле.

-Тулы гаилә тәрбиясен берни дә алыштыра алмый. Кияү-кәләш, ир-хатын, әти-әни, әби-бабай статусларын үзвакытында дөрес аңлап, җаваплылыкны үз өстеңә алу зарур. Гаиләдә һәркемнең үз урыны, үз вазыйфалары. Тулы булмаган гаиләдә хатын-кыз, бала тилмерә. Шуңа күрә, мәхәббәттән баш әйләнү генә түгел, гаилә мәсьәләсенә аек карарга, үз хокукларыңны, законнарны белү зарур. Рәсми никахта син дәүләтнең дә, законнарның да канаты астында. Гаилә – кечкенә дәүләт, җәмгыятьнең кешене бәхетле итеп саклап кала ала торган беренчел күзәнәге. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди татар халык мәкале дә. Аерылышкан яшьләрне түгел, ә аларны тормыш итәргә өйрәтмәгән өлкәннәрне – әти-әнине, әби-бабайны, гаилә институтларын, җәмгыятьне гаепләргә кирәк. Безнең ЗАГС хезмәткәрләре “Тормыш дәресләре“ кысасында, чакырган мәктәпләргә барып, гаилә кыйммәтләре турында сабаклар да биргәне бар, балалар йотлыгып тыңлый бу теманы, сораулары да күп. Гаилә коруның нечкәлекләрен әнә шулай кечкенәдән төшендерә башлауның киләчәктә уңай нәтиҗәсе дә булыр дип өметләнәбез.

- Гүзәл Шамилевна, сөбханалла: яшь кенә булсагыз да, фикерләрегез зирәк. Венер Галимҗанович белән өч бала тәрбияләп үстерүегезне беләбез, сез шәһәребезнең үрнәк гаиләләреннән саналасыз. Яшь гаиләләр колагына чын күңелдән ирештерергә теләгән сүзләрегез нинди?

- Безнең тантаналарда һәр гаиләгә бирелә торган: “Гаиләдә бәхетле булу сере нидә?“ – дигән дежур сорау бар, әмма аны һәркем үзенчә җаваплый. Бер алтын юбилярның әйткән сүзе күңелгә сеңеп калган: “Без искене дә төзәтә торган чорда үстек, хәзер тиз генә яңага алыштыралар!“ Ярсу яшьлек мәхәббәте тиз үтә, сабырлык, бер-береңә хөрмәт, юл кую, тугрылык, ышаныч кала. Ачу килмичә, табак-савыт шалтырамыйча да тормый... Андый чакта иң мөһиме – тизрәк яңадан килешү, уртак тел табу, дип уйлыйм. Бәхетле гаиләнең нигезе – аралашу, бер дулкында булу. Бу кешедән нәрсә өмет итәм, дип түгел, ә мин үземнең икенче яртымны бәхетле итү өчен нәрсәләр эшли алам, дияргә кирәк. Хатын-кыз киенеп-ясанып (самоукрашение) белән генә шөгыльләнеп калмасын, ә үз өстендә эшләвен гомер буе дәвам итсен. Бәхетне тапмыйлар, аны үз кулларың белән тудыралар. Матур яшим дигән яшь гаиләләргә төрле программалар күп. Мин үзем гаиләдә үскәндә дөрес тәрбия биргән, хәзер дә төрле яклап ярдәм итеп торган, үрнәк күрсәткән әти-әниемә, кайнатам белән кайнанама бик рәхмәтле.

Бездә статистиканың төрлесе бар. Мәсәлән 1960нчы елдан башлап, ун ел саен никахлашучылар һәм аерылышучылар санын күрсәткән таблицага күз салсак: 1960нчы елда 844 пар кушылган, 22 аерылышу теркәлгән, бу 2,6 %, дигән сүз. 1970нче елда – 547/63- 11,4%, 1980нче елда 855/75 – 8,8%, 1990нчы елда 592/67 – 11,3%, 2000нче елда 297/93 – 31,3%, 2010нчы елда 298/120 – 40%, 2017нче елда 227/95 – 42%. Элегрәк аерылышу оят саналган, ә хәзер әз генә берәр нәрсә булса, шунда ук. Сөенечле саннар да күп. Мәсәлән, гаиләдә беренче һәм соңгы балалар нисбәте: 2013нче елның беренче яртыеллыгында  беренче бала туу – 36%, икенче бала – 40%, өченче бала – 17%, дүртенче бала 5% булса; 2018нче елда бу саннар: беренче бала – 33%, икенче бала – 29%, өченче бала – 26%, дүртенче бала - 11%. Хатын-кызлар күп бала алып кайтудан курыкмый хәзер. Димәк, якты дөньяга аваз салучы нарасыйлар саны артачак, шәһәрдәшләребез саны ишәячәк. Статистика шуны күрсәтә. Район үзәк хастаханәсе табибы, хатыны Асель белән икенче кызларына таныклык алырга килгән Амантур Кадыралыев әйтмешли: “Мамадыш – яшь гаиләгә тернәкләнү, балалар үстерү өчен идеаль урын!“

Әлбәттә. Никах сараебызда киләчәктә дә туйлар, бала туу кебек күңелле вакыйгалар уңаеннан актлар күбрәк теркәлсен иде. Шушы оптимистик нотада әңгәмәбезне тәмамлап торыйк, без бу теманы газетабыз битләрендә алга таба да дәвам итәрбез әле.

 

Саннар һәм фактлар

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тарафыннан ярты ел эчендә туу турында 152 акт теркәлгән. Балаларның 50се гаиләдә – беренче, 44 бала – икенче, 39 бала – өченчесе, 17 бала – дүртенче һәм күбрәк булып туган. Ел башыннан бирле Мамадышта 51 сертификат ияләренә тапшырылган булса, район буенча бу ярдәмгә барлыгы 2811 гаилә хуҗа булган. Ярты ел эчендә 336 үлем турында акт теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International