2018 елның 30 июлендә ике бәхетле әни Таһирова Екатерина Сергей кызы һәм Овчинникова Гөлнур Рушан кызы 453, 026 мең сум күләмендәге дәүләт ярдәме алдылар һәм бу ана капиталын үз гаиләләре һәм балалары үсешенә тоту мөмкинлегенә ия булдылар.
Нурлат ГХАТ бүлеге тарафыннан агымдагы елда 115 данә сертификат тапшырылган. Ә программа башланган көннән алып бу сан 3984не тәшкил итә.
Әлеге сертификатка ия булган әниләр арасыннан иң яше – 19 яшьлек Кузьмина Диана Михаил кызы, олы яшьтәге “бай” әни дәрәҗәсенә – Отрицаева Наталья Михаил кызы лаек булды, бу гаиләгә өченче балаларына сертификат тапшырылды.
Нурлат районы һәм шәһәре Пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе урынбасары Амелина Раиса Василий кызы ата-аналарны гаиләләрендәге шатлык белән котлады, Россия Федерациясе законнары нигезендә ана капиталын файдалануның юнәлешләре турында сөйләде.
Һәр гаиләгә бәхет, имин тормыш теләп, бәйрәм тантанасы истәлеккә рәсемгә төшү белән тәмамланды.
Ел башыннан Нурлат ГХАТ бүлегендә 266 бала туу турында таныклык теркәлгән. Шуларның 88е – гаиләдә беренче бала, 117се – икенче, 47се- өченче һәм 14е –дүртенче һәм аннан да күбрәкбалалы гаиләдә дөньяга килгәннәр.