2018 нче елның 28 нче июлендә Чистай Никахлашу сараенда ике йөзенче пар булып, Сергей һәм Евгений Михеевларның никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.
Бәхетлеләр һәм яшьләр, алар Чистай Никахлашу сараенда теркәлгән юбиляр пар булдылар.
2018 елның 28 нче июлендщ Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 50 еллык бәйрәмен - Алтын туйларын Владимир Николай улы һәм Людмила Михаил кызы Татариновлар гаиләсе билгеләп утте. Алтын туйларына җиткән әлеге матур пар бүген дә яшьлек ямен җуймыйча, үзләре биргән тәрбия җимешләрен татып бәхетле картлык кичереп яшиләр.
Донсковлар гаиләсендә зур шатлык – 2018 нче елның 22 нче июлендә уллары Дмитрий дөньяга аваз салды. Евгений белән Татьяна гаиләсендә ул дүртенче бала. Хәзер инде аларның гаиләсендә дүрт баһадир.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Д.Н. бәхетле әтигә Татарстан Республикасы Президенты Миннеханов Р.Н. исеменнән котлау открыткасы тапшырды һәм кечкенә тиктормаслар өчен китаплар бүләк итте.
2018 елның 27 июль көнне Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, «Алтын» юбилярларны котлау бәйрәме узды. - ГХАТ бүлеге начальнигы урынбасары Екатерина Романова чын күңелдән Сафин Аняс Гиният улы һәм Флюра Газиз кызын котлады, ул 50-еллык гаилә тормышы стажы булган ир белән хатынга Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгинның рәхмәт хатын тапшырды.
Биектау муниципаль районы Айбаш авылында Гомәр Ильясов һәм Нажия Хамитова инде 50 ел бергә тату гомер итәләр.
Наҗия Каюм кызы 35 ел Айбаш урта мәктәбенлә башлангыч сыйныф укытучысы булып әшләгән. Гомәр Нуретдин улы “Урал” колхозында механизатор булып хезмәт куйган, аның стажы 45 ел тәшкил итә.
2018 елның 27 июлендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 300нче яшь пар никахларын теркәде. Алар – Маричев Александр Александрович һәм Санкова Валерия Валерьевна. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшьләрне истәлекле вакыйгалары белән тәбрик итеп, бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләрне һәм мәхәббәтне һәрвакытта да саклауларын теләделәр.
Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу – ул чын гаилә бәйрәме. 2018 елның 26 июль Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә 12 сабыйны тантаналы рәвештә каршы алу бәйрәме булды.
Еллар үткән саен үзара мөнәсәбәтләрнең җылылыгын саклап калуны ботен кеше булдыра алмый.
Бары мәхәббәт, тугрылык, бер-береңне хөрмәт итү белән генә бу гаилә әлеге датаны җиткерә алдылар.
26 июльдә Тәтеш шәһәренең хөрмәтле кешеләре, атказанган укытучылар Ермилов Константин Федорович һәм Любовь Васильевна үзләренең бергә гомер итүләренә 50 ел тулуын билгеләп үттеләр.
Әйе, мәхәббәт - бер картлыкта, бер яшьлектә дигән мәкалә электән килгән. Нәкъ менә шул мәкаләгә туры килеп, 2018 елның 26 июль көнендә Буа районы ГХАТ бүлегендә 77 яшьлек Рәшит абый һәм 61 яшьлек Рузинә апа бердәм гаилә корып җибәрделәр. Алар үзләренең никахларын кабат, күп еллар үтеп бер-берсеннән башка яши алмауларын белән төркәделәр. Ярату хисләре картайгач та йорәктә кала икән, бу бәхетле мизгел яшьләргә үрнәк булсын иде.
Михайловка поселогында гомер кичерүче Дария Алексеевна Трофимовага 26 июльдә 90 яшь тулды. АныгомербәйрәмебеләнкотларгаБашкарма комитет җитәкчесенең иҗтимагый – мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасарыӘлфия Гәләветдинова килде. Юбиляргаихластеләкләренҗиткереп, улаңа Россия Президенты В.В. Путинның, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшинныңшәхсикотлавынтапшырды,сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдереп, исәнлек-саулык теләде.