Чистай районында яшь гаилә өченче бала белән генә чикләнмәде

2018 елның 27 июле, җомга

Донсковлар гаиләсендә зур шатлык – 2018 нче елның 22 нче июлендә уллары Дмитрий дөньяга аваз салды. Евгений белән Татьяна гаиләсендә ул дүртенче бала. Хәзер инде аларның гаиләсендә дүрт  баһадир.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Д.Н. бәхетле әтигә Татарстан Республикасы Президенты Миннеханов Р.Н. исеменнән котлау открыткасы тапшырды һәм кечкенә тиктормаслар өчен китаплар бүләк итте.

Донсковлар гаиләсе - Чистай районының  күпләр   үрнәк алырлык бәхетле һәм күп балалы гаилә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International