Еллар үткән саен үзара мөнәсәбәтләрнең җылылыгын саклап калуны ботен кеше булдыра алмый.
Бары мәхәббәт, тугрылык, бер-береңне хөрмәт итү белән генә бу гаилә әлеге датаны җиткерә алдылар.
26 июльдә Тәтеш шәһәренең хөрмәтле кешеләре, атказанган укытучылар Ермилов Константин Федорович һәм Любовь Васильевна үзләренең бергә гомер итүләренә 50 ел тулуын билгеләп үттеләр.
Юбилярларны Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре котлады. Алар Ермилов лар гаиләсенә район башлыгы Р.Х. Сафиуллов исеменнән котлау хаты һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.