ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

     2018 елның 25 июлендә  Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда яңа өйләнешүчеләр өчен «бер дулкында» дигән квест  узды. Зал бер кичкә "гадәти булмаган "утрауге" - Хыяллар, Мәхәббәт, Аңлашу, Азатлык, Гафу итү утрауыне әйләнде. Яшь парлар 3 төркемгә бүленәп  мавыктыргыч сәяхәткә чумдылар. Психологлар шул утраудагы яшьләргә бер – берләренә башкача карарга, аңларга бер-береңне ярдәм иттеләр.

             Биектау  муниципаль районы Кече Рәс авылында яшәүче Даминовлар гаиләсенендә зур вакыйга- 55 ел бергә гомер итәләр.

           Әдхәм абый гомере буе колхозда тракторист, аннан сон склад мөдире булып эшли, Әлфия апа сыер сава . Хәзерге вакыта Әдхәм абый  Кече Рәс мәчетенең имамы. Алар 3 малай һәм 1 кызга гомер биргәннэр.Бүгенге көндә 4 онык һәм 4 оныкчыкнын яраткан дәү әти , дәү әнисе булып матур итеп гомер итәләр. 

Буа районы ГХАТ бүлегендә 2018 нче елның 25 июль көнендә 200-нчы бала теркәлде. Бәхетле әти-әниләр Асадуллин Ильгиз  һәм Нурзилә, бәләкәчкә Ильзирә исеме куштылар. Район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Шагалиева Эльвира Радик кызы яшь парны 1 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларың сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. «Яшь гаиләгә уңышлар, мәхәббәтле тормыш телибез», - дигән теләктә калды.


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Яшел Үзән муниципаль районының Васильево бистәсендә яшәүче Садыковлар пары үз гаиләләренең "тимер" юбилеен билгеләп үттеләр. Садыков Рәшид Хәсән улы һәм Клара Сараз кызы тормыш юлы буенча кулга-кул тотынып 65 ел баралар. Алар бу елларда бер-берсенә бик күп мәхәббәт, абырлык, аңлау, хөрмәт бүләк итәләр.

      2018 елның  24нче июленда Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 4 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Данияр  Шакирзянов – 20 июль көнендә дөнья күрде.

      Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез!

    Әти-әнисен һәрвакыта елмаю һәм шаянулары белән куандырсын!

     2018 елның 24 июль көнендә Буа муниципаль районы ГХАТ идарәсенең төп залында 100-е  парның никахын теркәү тантанасы узды.

     100-нче номерлы “юбилей” акт язмасы Владлен Казаков Һэм Марина Сарыкова гаиләсенә карата төзелде.


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

          Сигез бала тәрбияләүче Морюховлар гаиләсенә багышланган чара тантаналы рәвештә ЗАГС бүлегендә  булып узды. Бу матур гаиләне район башлыгы урынбасары Белова Галина Владимир кызы котлады һәм район башлыгы исеменнән аларга кыйммәтле бүләк тапшырды.

23 июльдә Кайбыч районы Кошман авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Җиһаншин үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны  район башлыгының ярдәмчесе Фәния Петухова котлады. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның  котлауларын белдерде һәм аларның бүләкләрен тапшырды. Шулай ук ветеранны Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина котлады.


22
июль, 2018 ел
якшәмбе

Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, тыл хезмәтчәне кечкенәдән нужаны күп күреп үссә дә, узган гомерен җылы хисләр белән искә ала.

Антонина Фёдоровнаны юбилее белән котларга районның контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, район хастаханәсенең элеккеге хезмәткәрләре, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм туганнары килгән иде.

2018 елның гыйнварыннан  бирле Баулы районы авылларында яшәүче ун ана 50 мең сум акча алган. Авыл җирлегендә демографик вәзгыятьне яхшыртуга юнәлтелгән чара инде ярты елдан күбрәк эшли. Бу түләүне авыл җирендә ким дигәндә өч ел даими яшәгән һәм 25 яше тулганчы беренче бала тапкан хатын-кызлар ала алалар. 100 мең сум күләмендә түләү 29 яше тулганчы өченче бала тапкан авыл хатын-кызларына билгеләнгән. Әлегә хәтле Баулы районында мондый түләү беркемгә дә  бирелмәде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International