Биектау муниципаль районы Кече Рәс авылында яшәүче Даминовлар гаиләсенендә зур вакыйга- 55 ел бергә гомер итәләр.
Әдхәм абый гомере буе колхозда тракторист, аннан сон склад мөдире булып эшли, Әлфия апа сыер сава . Хәзерге вакыта Әдхәм абый Кече Рәс мәчетенең имамы. Алар 3 малай һәм 1 кызга гомер биргәннэр.Бүгенге көндә 4 онык һәм 4 оныкчыкнын яраткан дәү әти , дәү әнисе булып матур итеп гомер итәләр.
Аларга киләчәктә дә исәнлек саулык,бәхетле тигез картлык телибез. ГХАТ бүлеге мөдире Н.Н. Зиганшина юбилярларга рәхмәт хаты тапшырды.