Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Җиһаншин үзенең юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

23 июльдә Кайбыч районы Кошман авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Җиһаншин үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны  район башлыгының ярдәмчесе Фәния Петухова котлады. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның  котлауларын белдерде һәм аларның бүләкләрен тапшырды. Шулай ук ветеранны Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International