2018 елның гыйнварыннан бирле Баулы районы авылларында яшәүче ун ана 50 мең сум акча алган. Авыл җирлегендә демографик вәзгыятьне яхшыртуга юнәлтелгән чара инде ярты елдан күбрәк эшли. Бу түләүне авыл җирендә ким дигәндә өч ел даими яшәгән һәм 25 яше тулганчы беренче бала тапкан хатын-кызлар ала алалар. 100 мең сум күләмендә түләү 29 яше тулганчы өченче бала тапкан авыл хатын-кызларына билгеләнгән. Әлегә хәтле Баулы районында мондый түләү беркемгә дә бирелмәде.