ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2018 ел
шимбә

Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә инде менә беренче пар - кәләш белән кияүнең фамилияләре бер төрле булу очрагы - бу – Гәрәев Инсаф Рустем улы һәм Айзиряк Зөфәр кызы гаиләсе кавышу булды. Әлбәттә, бу бик сирәк очрый торган вакыйга. Бу гаилә үзләренең никахларын 2018 елның 21 июль көнендә тантаналы рәвештә теркәде һәм аларга беренче гаилә документы - язылышу турындагы таныклык тапшырылды.

Геннадий Антонович Чувашиянең Козлов районы Пиженька авылында туа. Сугыш вакытында колхозда, төрле эшләрдә эшли. Авыл хуҗалыгы техникумы тәмамлый һәм Новгород шәһәренә күчеп китә. Армия хезмәтеннән соң Чувашиягә кайта, өйләнә, 3 баласы туа.

1962 елда гаиләләре белән Алабугага күченеп киләләр. “Прикамнефть” идарәсенә инженер-топограф булып эшкә урнаша. Эш стажы-42 ел.

2018 елның 21 июль көнне ГХАТ Идарәсе белгечләре булачак парлар өчен, традицион булган  шимбә инструктажы уздырдылар.

  2018 елның 21 июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Гиреевлар гаиләсенең алтын туй тантанасы узды. 


20
июль, 2018 ел
җомга

    Марина һәм Дмитрий Наумовларның яшь гаиләсендә 2018 нче елның 20 нче июлендә шатлыклы вакыйга булды. Аларның уллары дөньяга килде, аңа Кирилл дип исем куштылар. Кирилл – аларның гаиләсендә - өченче, ә Чистай бүлеге өчен  ел  башыннан 400нче  теркәлгән бала. Туу турындагы таныклык биргәндә, ЗАГС бүлеге белгечләре чын күңелдән әлеге шатлыклы вакыйга белән котладылар, нык сәламәтлек һәм иминлек теләделәр. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Д.Н. Чистай муниципаль районында 400 нче бала туу хөрмәтенә  аларга  альбом һәм котлау открыткасы бүләк итте.

2018 елның 20 июлендә Зәй районының ГХАТ бүлегендә рәсми рәвештә 9 пар теркәлде. Беренче пар булып Дмитрий һәм Ирина Смирновлар язылышты. Алар өчен  7 һәм 8 саннары “тылсымлы санннар” бәхет һәм шатлык китерә торган саннар.


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 19 июлендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 555 яшь пар үзенең гаилә берлеген теркәде. Бакеев Рузалин Наил улы һәм Викторова Виктория Николай кызын бәхетле көннәре — туй көне белән котлыйбыз. Мәхәббәтегезне югалтмыйча, озын гомер итәргә телибез! Бәхетле булыгыз, бер-берегезне яратып, саклап яшәгез!

2018 елның 19 июль көнендә "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге бинасында ачык ишекләр көне узды. Бу көнне "Лениногорский" санаторий-профилакториенда ял итүче балалар өчен Язылышу бинасында экскурсия үткәрелде. Бүлек белгече очрашу башында ГХАТ бүлеге бинасы белән таныштырып, тантаналар залын, кабул итү бүлмәләрен, архивны күрсәтте.


18
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 300 яңа туган яшь гаилә пары теркәлде. Алар Анатолий Сергей улы Балабанов һәм Екатерина Виктор кызы Шерман булып чыкты. Алар өчен язылышу турында таныклыкны 300 саны астында алу көтелмәгән хәл булып чыкты. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре чын күңелдән яшь парны истәлекле һәм мөһим вакыйгалары белән котладылар, аларга бәхет тормыш, татулык, үзара аңлашу һәм зур мәхәббәт теләделәр.

       ЯрЧаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2018 елның 18 июлендә “тимер” юбилярлар – Василий Анисим улы һәм Тамара Степан кызы Логачевлар гаиләсенең тантанасы узачак.

18 июлендә бу гаиле үзләренең 65 еллык гаилә юбилеен үткәрәчәк. Яр Чаллы шәһәренә яшь гаилә КамАЗ төзелешенә күченеп килгән. Гомер буе уңган, булган, абруйлы, ачык күңелле кешеләр үзләрен яраткан эшләренә биргәннәр. Өч бала үзләренә охшаган: гадел, намуслы, тырыш, эшчәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International